Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

2021 нче елның 21 нче июнендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе каршындагы Коррупциягә каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Комиссиядә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2021 елның 1 июненә балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә кабул итү чираты.

2. 2021 нче елда (1 нче яртыеллык) ТР Чистай муниципаль районы мәгариф идарәсенә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау һәм керү турында.

3. 2020-2021 уку елының дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре

4. «2015-2023 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасы чараларының үтәлеше һәм Чистай муниципаль районы белем бирү учреждениеләрендә 1 нче яртыеллык эш нәтиҗәләре, коррупциягә каршы дөньякүләм карашны формалаштыруга, мәктәпләрдә укучыларның хокукый аңын һәм хокукый культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International