Полиция хезмәткәрләре балаларны Чистай милициясе тарихы музеена чакырдылар

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Полиция хезмәткәрләре, иҗтимагый совет әгъзалары һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге ветераннары «Иҗтимагый совет белән каникуллар» операциясе кысаларында мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар өчен Чистай милициясе тарихы музеенда экскурсияләр уздырдылар.

Чистай милициясе тарихы музеенда 1 нче гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары булды. Социаль яклау бүлегенең өлкән инспекторы Эльвира Степанова балаларга Чистай милиция бүлегенең ничек оештырылуы, Совет власте оешкан елларда, Бөек Ватан сугышы елларында район территориясендә хокук тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору турында сөйләде. Укучылар Комсомол дружинасы командиры А.Вотяковның геройларча гамәлләре турында белделәр, аның хөрмәтенә шәһәр урамнарының берсе аталды. Уникаль экспонатларны карадылар, алар күп еллар дәвамында эчке эшләр органнары ветераннары һәм гамәлдәге хезмәткәрләре тарафыннан җыелган иде.

Бүлек территориясендә урнашкан хәтер мемориалы янында балаларга Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган хезмәткәрләр һәм тыныч вакытта хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган хезмәткәрләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International