Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сез авыр, җаваплы, әмма мөһим һәм кирәкле һөнәр сайладыгыз. Бүген медикларга йөкләнеш бик зур. Сез пандемия белән көрәшне үз бурычыгызга тугры калып алып барасыз. Чистайлыларның һәм Кама аръягы районнарында яшәүчеләрнең сәламәтлеген саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез.
Чистай РҮХдә югары квалификацияле белгечләр эшли. Алар беренче булып Гадәттән тыш хәлләр урыннарына киләләр, операция өстәле артында торалар, сабыйларга дөньяга килергә булышалар, авыручыларны коткаралар, кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтәләр.
Сезнең белемнәрегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә бөтен халыкның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам. Һөнәргә тугрылык, кешеләргә намуслы хезмәт итүләре өчен рәхмәт. Сәламәтлек, иминлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим!
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты.