Тантана Казан Кремлендә узды.
Медицина хезмәткәре көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстанның Роспотребнадзор хезмәткәрләренә һәм медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүген 36 кеше дәүләт бүләкләре алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Шуларның икесе чистайлылар.
«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә Чистай РҮХнең табиб-хирургы Афанасий Андреев лаек булды. Ә 2нче шәһәр хастаханәсенең баш шәфкать туташы Галина Терентьева " Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре «исеменә лаек булды.
- Нәкъ менә медицина хезмәткәрләре һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре беренчеләрдән булып коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча йөкләмәләрне үз өстенә алды. „Кызыл зоналарда " кешеләр өчен кеше мөмкинлекләре һәм көчләре чикләрендә көрәштеләр. Халык мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә гуманлылык, принципиальлек һәм ныклык күрсәттеләр, - дип ассызыклады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы ашыгыч ярдәм һәм санитар авиация бригадалары хезмәткәрләренә, гомуми практика табибларына, табиб-белгечләргә, фельдшерларга һәм шәфкать туташларына, кече медицина персоналына, техникларга һәм машина йөртүчеләргә, Роспотребнадзор хезмәткәрләренә фидакарь һәм игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.