Узган ял көннәрендә, 12 июньдә, Чистай шәһәре стадионында Татарстанның иң яраткан бәйрәме - Сабантуй узды.
Икенче ел рәттән Сабан туенда махсус мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Изгелек» мәйданчыгы оештырылган иде. Әлеге утрауны «Чистай» мәдәни үзәге «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» Чистай шәһәр оешмасы, ишетү сәләте буенча инвалидларның беренчел оешмасы белән берлектә оештырды.
Биредә милли спорт төрләре һәм милли уеннар буенча ярышларда осталыгыңны күрсәтергә, декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-классларда иҗади сәләтләреңне күрсәтергә, инвалидлар өчен махсус эшләнгән «Шаффлборд», «Кульбуто», «Джакколо», «Корн Холл» өстәл уеннарында уйнарга мөмкин иде.
«Изгелек» утравында булган һәркем үзе белән онытылмаслык кичерешләр алып китте, чөнки Сабан туенда мәйданчык бик тиз популярлык казанды. Биредә игелек, үзара аңлашу һәм көчле позитив энергия заряды хөкем сөрде.
Әлеге күркәм идеяне тормышка ашыруда катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Чараны оештыруга югары профессиональ мөнәсәбәт өчен “Чистай” мәдәни үзәге хезмәткәрләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә.