ТР Хакимияте урманнарга керүне чикләде.

2021 елның 17 июне, пәнҗешәмбе

Чикләүләр янгын куркынычы югары булу сәбәпле, 21 көнгә кертелде.

Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарда булу һәм аларга автомобильләр керү чикләүләре кертелде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды.

Чикләүләр янгын куркынычы югары булу сәбәпле, 21 көнгә кертелде.

Татарстан халкына түбәндәге урманчылыкларда булу чикләнде: Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән,Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш, Чирмешән.

Исегезгә төшерәбез, 16 майдан 17 майга кадәр ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча республика территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана (4 сыйныф).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International