“Наркотикларсыз тормыш” республика антинаркотик айлыгы кысаларында, 1 июньдә Чистай шәһәренең “Юлдаш” өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында “Тәмәкесез бер көн” акциясе үткәрелде. Чарада “Глобаль тәмәке эпидемиясе” дигән документаль фильм күрсәтелде.
Акциядә катнашучылар тәмәкене кәнфитләргә алмаштырдылар, шул рәвешле тәмәке тартудан баш тартуларын күрсәттеләр.