Проект кысаларында 300-дән артык эпиграфик һәйкәл өйрәнелде инде.
Чистай мөхтәсибәтенең «Рухи мирас» проекты Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган. Хәзер проектны тормышка ашыруның төрле этаплары уза.
Бүген «Нур» мәчетендә мөхтәсибәт вәкилләре, тарихны өйрәнү белән шөгыльләнүче галимнәр очрашуы булды. Очрашу кысаларында эпиграфик һәйкәлләрне тикшерү нәтиҗәләре, өйрәнү нәтиҗәләрен бастырып чыгаруга әзерләү турында сөйләштеләр.
- Бу зур проект. Аның бер юнәлеше-Чистай Иске татар зиратының эпиграфик һәйкәлләре һәм каберлекләре комплексын өйрәнү. Без бу эшне узган елдан башлап башладык. Җәй көне без урыннарда тикшеренүләр уздырдык: һәйкәлләр таптык, аларны үлчәдек, фотога төштек. Кыш буе җыелган материалны эшкәрттек. Хәзер без бу һәйкәлләрнең текстларын бастыруга әзерләүгә килдек. Кайбер техник моментларны хәл итәргә кала. Әгәр планлаштырылганның барысын да эшли алсак – бу Чистай өчен генә түгел, бөтен татар халкы өчен дә зур казаныш булачак, - дип белдерде тарих фәннәре кандидаты Рафыйк Насыйров.
– Татар авылларында, гадәттә, бер чорга гына караган һәйкәлләр саклана. Әйтик, Болгар цивилизациясе һәйкәлләре бар. Кайбер авылларда Казан ханлыгының каберлекләрен очратырга мөмкин. Ә Чистайның Иске Татар зиратында төрле чорлардагы һәйкәлләр сакланган. Биредә Болгар цивилизациясенә караган 11 һәйкәл бар. Шул ук вакытта XIX-XX гасырлар каберлекләрен дә очратырга мөмкин. Шуңа күрә бу чын-чынлап уникаль некрополь,-дип билгеләп үтте тарихчы, эпиграфист, Болгар музей-тыюлыгының болгар цивилизациясен өйрәнү үзәгенең фәнни хезмәткәре Җәмил Мөхәммәтшин.
Эпиграфик ташларны өйрәнүдән, Чистай Иске татар зираты буенча 4 телдә (татар, рус, инглиз, гарәп) монографик тикшеренүләр һәм буклеттан тыш, проектны тормышка ашыру аеруча кыйммәтле эпитафияләр өчен саклагыч карталар әзерләү һәм урнаштыруны күздә тота.