2021 елның 7 июнендә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта 9 беркетмә каралды:
3.5 ст. буенча " тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу";
3.6 ст. буенча "җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу"";
3.17 ст. буенча "яшелләндерелгән территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны урамда йөртү мәйданчыкларында, шулай ук йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданчыкларында ТС урнаштыру".
Чистай муниципаль районының административ комиссиясе муниципаль район территориясендә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.