2021 елның 7 июненнән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең 2021 елга расланган график һәм төп чаралар планы нигезендә, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү, шулай ук Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча әлеге категориядәге транспорт чараларын эксплуатацияләгәндә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең, "Трактор-Тагылма-2021" операциясе үткәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, терлек азыгы әзерләү һәм урып-җыю вакытында механизаторларга үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә юл хәрәкәте һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк. Эксплуатацияләүгә керткән өчен җаваплы вазыйфаи затларга техник яктан төзәтелгән Үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар чыгару, шулай ук эксплуатация процессында контрольне көчәйтергә.