2021 елның 8 июненнән 15 июненә кадәр Татарстан Республикасында урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 9 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Алмашынучан болытлы һава.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Көндез һәм кич кайбер районнарда яшен.
Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 м, көндез көчәйгәндә 13 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +11..+ 14, максималь көндез +25..+28˚.