Түбән Камада 28 майда республиканың территориаль иҗтимагый үзидарәсе эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча конференция булды. Конференция эшендә шәһәребезнең ТОС җитәкчеләре дә катнашты. Делегатлар республика территориясендә иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм бурычлары, шул исәптән республикада дәүләт ярдәме һәм эш тәҗрибәсен тарату турында фикер алыштылар. Конференция ТҖҮ җитәкчеләрен тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында «Мебель фабрикасы»ның 6 нчы ТОС җитәкчесе дә бар. Есипова Мария Михайловна Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.