Соңгы кыңгырау 2021 нче елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен яңгырады.

2021 елның 22 мае, шимбә

Бүген шәһәр һәм район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә егетләр һәм кызларның балачак, укытучылар, сыйныфташлары белән хушлашу тантанасы узды.

Аларны бу истәлекле вакыйга белән котлаучылар арасында Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та бар иде.

- Кадерле балалар, алда сезнең авыр сынаулар, әмма сез, ышанам, аларны намус белән үтәрсез, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.
– Педагогларыгызга зур рәхмәт әйтәсе килә. Алар салган белем-ул иң дәрәҗәле вузларны штурмларга, тормышта үз урынын табарга мөмкинлек бирәчәк нигез. Чистайга белемле, югары квалификацияле белгечләр кирәк, әгәр сез туган шәһәрегездән еракта укыйсыз икән, без сезнең кайтуыгызны көтәбез, - дип өстәде Дмитрий Алексеевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International