Яңа Иҗтимагый совет төзелә.

2021 елның 21 мае, җомга

Чистай муниципаль районы башлыгының 2021 елның 19 маендагы «Чистай муниципаль районының Иҗтимагый советы турында» гы 26нчы санлы Карары нигезендә Чистай муниципаль районы Иҗтимагый советының яңа составын формалаштыру процедурасы башлана.

Иҗтимагый совет әгъзаларына кандидатлар күрсәтү хокукына Чистай муниципаль районы территориясендә эшләүче иҗтимагый оешмалар, профсоюзлар һәм башка гражданнар берләшмәләре ия.

Иҗтимагый советка үз вәкилен тәкъдим итәргә теләк белдергән иҗтимагый оешмаларга яисә башка гражданнар берләшмәләренә Иҗтимагый советның яңа составын формалаштыру турында массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми басылып чыккан көннән алып егерме көн эчендә Чистай муниципаль районы башлыгына үз вәкилен Иҗтимагый совет составына кертү теләге турында гариза җибәрергә кирәк.

Гаризага даими эшләүче җитәкче органның иҗтимагый советта эшләү өчен вәкаләтле вәкилне җибәрү турындагы карарыннан өземтә, оешманы теркәү турында таныклык күчермәсе, оешманың уставы күчермәсе, аның эшчәнлеге турында мәгълүмат, оешманың вәкаләтле вәкиле резюме, Иҗтимагый совет составына керү турында кандидатның шәхси гаризасы теркәлә. Оешма документлары җитәкченең мөһере һәм имзасы белән раслана.

Документларны кабул итү вакыты: әлеге хәбәр басылып чыккан көннән 20 көн. Документларны кабул итү вакыты һәм урыны: дүшәмбедән җомгага кадәр, 8дән 17 сәгатькә кадәр, төшке аш – 12дән 13 сәгатькә кадәр, Чистай ш., Бебель ур., 129, 17 кабинет, тел. 5-10-20.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International