"Чистай" ТОСЭР резиденты яңа производство бинасын ачты

2021 елның 21 мае, җомга

Бу предприятиегә җитештерү мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Кою-механика заводы 2020 елда «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булды. Предприятиене ачу 35 кешене яңа эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.

Бүген заводның яңа җитештерү бинасы ачылды. Хәзер монда кою продукциясе генә эшләп калмыйча, аларны механик эшкәртү мөмкинлеге дә бар. Яңа җитештерү бинасын ачу өстәмә рәвештә 5 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә «Чистай» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең резидентлары булып 24 предприятие тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International