Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 21 маенда төнлә һәм көндез (20 майның 20 сәгатьтән 21 майның 20 сәгатькә кадәр) урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, яшен, шкваллы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында күпчелек территориядә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) көтелә.

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр, урыны белән яшен.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 8-13 м/с тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15-20 м / с тизлектә, урыны белән 24 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+15˚.

Көндез максималь һава температурасы +23..+26˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International