Чистайлылар "Кызыл гвоздика" акциясенә кушылдылар

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Хәйрия акциясе бөтен ил буенча уза.

Чистайда «Кызыл гвоздика»Бөтенроссия хәйрия акциясенә старт бирелде. Көмеш волонтерлар белән бергә аны муниципаль районда Җиңү волонтерлары, студентлар иҗтимагый оешмалары әгъзалары үткәрә. Шулай итеп, үз уку йортында Чистай авыл хуҗалыгы техникумы студентлары хәйрия акциясе уздырдылар. Техникум хезмәткәрләре Кызыл гвоздика рәсеме төшерелгән значокларны алдылар, ветераннарга ярдәм итү эшенә үз өлешләрен керттеләр.

Исегезгә төшерәбез, «Кызыл гвоздика» хәйрия акциясе бөтен ил буенча инде 6 ел рәттән үткәрелә. Быел ул 27 апрельдән 22 июньгә кадәр уза. Кампанияне оештыручы - «Буыннар хәтере»хәйрия фонды. Акция барышында челтәр кибетләре аша, шулай ук волонтерлар ярдәмендә Кызыл гвоздика рәсеме төшерелгән значоклар таратыла. Значоклар сатудан кергән барлык акчалар сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә зыян күргән ветераннарга ярдәмгә килә.

Кызыл гвоздика-ул һәлак булган геройларны искә алу һәм бүгенге көндә исән булган сугыш хәрәкәтләре ветераннарына рәхмәт белдерү символы.

Белешмә. 6 ел эчендә бөтен ил буенча 15 119 ветеранга 1 млрд. 752 млн. сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Акция турында, шулай ук нинди ярдәм күрсәтелүе турында хәйрия акциясенең рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International