Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 15 мае, шимбә

2021 елның 16-17 маенда Татарстан Республикасы территориясендә бөтен җирдә урманнарның янгын куркынычы югары (4 сыйныф) көтелә.

16 нчы майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Алмашынучан болытлы һава.

Күпчелек явым-төшемсез.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +13..+16˚.

Һаваның максималь температурасы көндез + 31..+34˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International