2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 сыйныф).
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 13 маенда көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +7.. +10˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +27..+30˚.