Чистайда хоккей буенча Татарстан Беренчелегенең финал уеннары узачак

2021 елның 26 феврале, җомга

Матчлар алдагы ял көннәрендә узачак

Якындагы ял көннәрендә Чистай боз спорт сараенда 2006 елда туган яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелегенең финал уеннары узачак. Җиңү өчен дүрт команда, шул исәптән Чистай дружинасы көрәшәчәк.
27 февральдә, шимбә көнне, 13.00 сәгатьтә Кукмара һәм Зәй уйнаячак, 15.30 да Чистай һәм Яр Чаллы командалары арасында матч узачак.
Якшәмбе уеннарында, 28 февральдә, җиңүчеләрне билгеләячәкләр.
09.00-3 урын өчен уен, 11.30-1 һәм 2 урын өчен уен.
Керү ирекле, 0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International