Халык җыеннары дәвам итә!

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген районара почтамт бинасында "Таттелеком" ГАҖ Чистай ЗУЭСы һәм Чистай районара почтамты коллективлары Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов белән очрашты.

Чистай муниципаль районының 2020 елда социаль - икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елда шәһәр һәм район үсешендә төп бурычлар турында сөйләштеләр.

Соңыннан Эдуард Хәсәнов хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде. Кайбер сораулар шәхси контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International