Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган томан, бозлавык;

көндез секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил ,Казанда секундына 15 метрга кадәр.);

- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.

Болытлы.

Төнлә урыны белән бераз кар, юеш кар.

Көндез юеш кар, яңгыр һәм суык рәвешендә явым-төшем.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..+1˚.

Көндез максималь һава температурасы -1..+2˚. Юлларда бозлавык көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International