2021 елның 29-31 гыйнварында Чистайда 2013 елда туган һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча шәһәр беренчелеге узды.
Турнирда 20 спортчы, «Гимнаст»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Малайлар арасында Хорев Кирилл җиңүче булды.
Икенче һәм өченче урыннарны Еремкин Артем һәм Кадыйров Әмир алды. Кызлар арасында беренче урынны Кадыйрова Камилә яулады.
Замалетдинова Әмир икенче ,Чернышева Виктория өченче булды. Җиңүчеләргә февраль урталарында Казан шәһәрендә узган ТР Беренчелегендә шәһәр данын якларга туры киләчәк.