"Кар Чанасы-2021" операциясе.

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Чистай муниципаль районында юлдан тыш мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә билгеләнгән таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатыннан «Кар чанасы-2021»операциясе үткәрелә.

Тикшерүләр кысаларында кулланыла торган техниканың техник торышына, куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә, теркәү кагыйдәләрен үтәүгә һәм техник карап чыгуга игътибар бирелә.

Кар машиналары белән «А1»категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булганда гына идарә итәргә рөхсәт ителә. Арткы утыргычта 12 яшьтән өлкәнрәк пассажирларны гына йөртү рөхсәт ителә. Гомуми файдаланудагы юллар буйлап кар машиналарында йөрү, тагылмаларда һәм чаналарда пассажирлар йөртү катгый тыела.

Операция барышында 20 берәмлек кар чанасы тикшерелде, 9.3 ст.һәм 19.22 ст.1 ө. буенча 9 хокук бозу ачыкланды, карарлар рәсмиләштерелде һәм РФ КоАП нигезендә штрафлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International