Чистай муниципаль районы территориясендә эшләүче оешмаларның архив фонды сакланышын тәэмин итү максатыннан, 201 елның 28 гыйнварында Архив эше буенча эш башкару һәм архив өчен җаваплы кешеләр өчен «заманча архив» методик семинары үткәрелде.
Бу чара Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында узды.
Семинар программасында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләрне оештыру бүлегенең әйдәүче консультанты Гыйниятуллина Чулпан Марат кызы һәм Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Семякина Ирина Михайловна чыгыш ясадылар.