Хөрмәтле Чистай муниципаль районы халкы!

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сезне уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашачак иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Тавыш бирү Чистай муниципаль районының рәсми сайтында уза .https://chistopol.tatarstan.ru/opros-v-ramkah-vserosiyskogo-konkursa-luchshih.htm ТР Дәүләт хезмәтләре порталында ( https://open.tatarstan.ru/polls/ Фәрит Мөхәммәтшин: "Телебез яшәсә, без дә яшәрбез!"

Сез тәкъдим ителгән территорияләрнең берсе өчен тавыш бирә аласыз яки үз вариантыгызны күрсәтә аласыз.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган территория конкурста катнашачак. Архитекторлар конкурс проектын булдырачак, ул Бөтенроссия конкурсында җиңү шарты белән 2022 елда гамәлгә ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасыннан 16 проектның 11е иң яхшы проектлар конкурсында җиңде һәм быел ук киңлекләр төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International