2021 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә: көньяктан секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда 16 метрга кадәр), юлларда көчле бозлавык, төнлә-иртән томан һәм бозлавык.
Болытлы.
Явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -5..-8˚.
Көндез максималь һава температурасы -3..-6˚.
Юлларда бозлавык көчле.