2021 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Урыны белән кар, юеш кар.
Аерым районнарда томан.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-6, көндез максималь һава температурасы -2..+1˚.