Татарстанда февральдә “ТатАгроЭкспо” эре агротехнология күргәзмәсе узачак»

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен берләштерүче 3 нче махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле форум узачак, аның төп вакыйгасы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышын уздыру булачак.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасы агрохолдинглары җитәкчеләре катнашалар.

Ел саен уздырыла торган чара авыл хуҗалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыруда, үз продукцияңне һәм эшләнмәләреңне презентацияләүдә, шулай ук инвесторлар игътибарын җәлеп итүдә кызыксынучы меңләгән агробизнес вәкилләрен бергә җыя.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа концепциядә – «Хронологик чылбыр» рәвешендә тәкъдим ителәчәк, аның кысаларында АПКның барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә күрсәтеләчәк.

Шулай итеп, “Үсемлекчелек” блогы экспозициясендә “Хронологик чылбыр” - тармакның комплекслы чишелешләреннән, орлыкчылык, үсемлекләрне тукландыру һәм яклаудан алып туфракның уңдырышлылыгына һәм мелиорация процессларына кадәр; “Терлекчелек” блогында чылбыр азык әзерләүдән һәм терлекләрне ашату, тоту, саву һәм үрчетү процессларыннан, шулай ук калдыкларны утильләштерү һәм хайваннар сәламәтлеген һәм гигиенасын комплекслы хәл итүдән торачак;«Авыл хуҗалыгы техникасы» блогының күргәзмә экспозициясе түбәндәге процесслардан торачак:туфракны эшкәртү, чәчүлекләрне эшкәртү, урып-җыю, продукцияне эшкәртү һәм сортировкалау, азык әзерләү һәм башкалар. Процессларның һәрберсе «Хронологик чылбыр» экспозициясе белән үрелеп барачак, анда авыл хуҗалыгы үсеше тенденцияләре, инновацион технологияләр кертү, техник тәэмин ителеш, шулай ук агросәнәгать комплексының тулаем үсеше ачылачак.

2021 елгы Коллегия кысаларында «Операция эшчәнлегенә сакчыл җитештерү инструментларын кертү юлы белән тармак предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» темасына чара үткәреләчәк. Түгәрәк өстәл үткәрү, анда җитештерү процессларын оптимальләштерү, запасларны һәм тәмамланмаган җитештерүне киметү, логистика чыгымнарын һәм югалтуларны оптимальләштерү буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла. Чарада Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге каршындагы Процесслар фабрикасы вәкилләре, «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашып, проектны уңышлы гамәлгә ашырган предприятиеләр җитәкчеләре һәм проектта потенциаль катнашучылар катнашачак.

Кече хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү блогында Татарстанның иң яхшы продукцияләре (ит, сөт, май, икмәк-күмәч) тәкъдим ителәчәк;фәнни блокта үз казанышларын һәм проектларын тармак уку йортлары (КДАУ, ТИПКА, КДВМА, РУК) тәкъдим итәчәк; цифрлаштыру блогы АПК өчен айтичишелешләрне күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күмәк экспозиция, шулай ук АПКның цифрлы тәэмин ителеше буенча масштаблы экспозиция тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәнең яңалыгы - Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында инвестицион проектларны тәкъдир итү булачак, анда төбәкнең гамәлдәге һәм иң перспектив инвестпроектлары, шулай ук «В2С» форматындагы югары продуктивлы нәселле терлекләрне дөньякүләм тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр алып бару өчен махсус бизнес-мәйданчык тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә экспозициясендә барлыгы 30 төбәктән һәм Россия Федерациясенең 50 шәһәреннән 200дән артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре катнашыр дип көтелә. Чарада авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эре җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр катнашачак.

Белгечләргә хакимият органнары, илебез һәм чит илләрнең эре компанияләре вәкилләре катнашында фәнни һәм эшлекле чаралар программасы тәкъдим ителәчәк. Эшлекле программаның иң мөһим вакыйгалары булып, игенчелекне, терлекчелекне, икътисадны үстерү һәм агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түбәндәге темаларга түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештыру булачак:“Инновацион технологияләрне гамәлгә кертү эшенең нәтиҗәләре”, “Татарстан Республикасының сөт тармагын үстерү перспективалары. Югары сыйфатлы сөт җитештерү - заманча базар шартларында уңышка ирешүдә мөһим бурыч”, “2021 елда техник һәм технологик модернизацияләү. Шартлар һәм тәртипләр”, “Росагролизинг” АҖ белән хезмәттәшлек итү. Программалар. 2021 елда техника белән тәэмин итү шартлары”, “Иң яхшы практиклар үрнәгендә кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеге” һәм эшлекле программаның башка төп чаралары. Сезнең эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру техникасы буенча осталыгыгызны бәялисегез киләме? Ул чакта терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсында катнашыгыз.

«ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле программа үз кунакларына тармак белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, ветеринарлар, механизаторлар, агробизнес вәкилләре, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы өчен җайланмалар уйлап табучылар һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге бирә.

"ТатАгроЭкспо" - эшлекле хезмәттәшлекне җайга салу һәм ныгыту, тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек!

Сезне 2021 елның 10 - 12 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә көтеп калабыз!

Оештыручыларның контактлары:

Инвестицияләрнең һәм новацияләрнең республика агросәнәгать үзәге

(“РАЦИН” АҖ)

420111, Россия, Казан шәһәре, Федосеев ур.,36

Тел./факс:+7 (843)221-77-95

E-mail:expo.racin@tatar.ru

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү:

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

Тел.: +7(843)221-76-21

E-mail: press-mshp@yandex.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International