Шәһәр һәм район җитәкчелеге халык һәм хезмәт коллективлары белән очраша
Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре хезмәт коллективларында һәм торак пунктларда җыелышлар үткәрәләр, узган елның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында сөйлиләр. Бүген Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов "Восток-монолит" предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты.
Очрашу ахырында Эдуард Хәсәнов юбилее белән котлады һәм оешма җитәкчесе Ринат Шәүкәт улы Хәсәновка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, аңа Чистай муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Шулай ук очрашулар Исләй һәм Гаделша авылларында узды инде. Шушы көннәрдә район җитәкчелеге Каргалы, Чытырчы, Кече Талкыш, Данауровка һәм башка авыл җирлекләре халкы белән очрашачак.