Чистай районы депутатлары киләсе ел бюджетына үзгәрешләр керттеләр

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Чистай муниципаль районы Советы утырышы узды. Аның эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин катнашты.

Депутатлар каравына Чистай районының 200 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә чыгарылды. Бу темага доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

- Карар проекты керем һәм чыгым өлешләренә дә үзгәрешләр кертә. Ел җиңел булмаса да, бүгенге көндә Чистай муниципаль районы бюджеты керемнәр буенча тулы күләмдә үтәлгән. Моннан тыш, район бюджетының өстәмә кереме дә бар. Бу безгә киләсе елда 2021 ел бюджетына кермәгән чыгымнарны башкарып чыга алачагыбызга ышаныч бирә, - диде Наталья Карманова.

Бюджеттагы үзгәрешләрнең кире кайтарылмый торган акчаларга кагылышлы булуы билгеләп үтелде. Соңгы айда гына да республика бюджетыннан 61 миллион 72 мең сум акча алынган.

Утырыш ахырында Чистай районы башлыгы нәтиҗәле хезмәте һәм Чистай районының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Чистай муниципаль районы Советы депутаты Илдар Низамовка Мактау грамотасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International