Чистайда 200 дән артык яңа эш урыны булдырырга планлаштыралар

2020 елның 26 декабре, шимбә

Яңа предприятиеләр "Чистай"территориясендә барлыкка киләчәк.

"Чистай" алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә ике яңа предприятие эшли башлаячак. Аларның инвестицион проектлары Татарстан Министрлар Кабинетында узган «Чистай» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча килешүләр төзү комиссиясенең чираттагы утырышында хупланды. Бу хакта «Чистай» СИҮАБТнең социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

Әйтик, «Крутая Гора «ашлык терминалы» фирмасы киләсе ел башында ук 10 000 тонна саклау күләмендә заманча ашлык терминалын төзү буенча инвестпроектны гамәлгә ашыруга керешәчәк. Аны Кама ярында төзиләр. Бу терминалда ашлыкны эшкәртү һәм күчерү башкарылачак, шулай ук трюмнарны дезинсекцияләү һәм партияләрнең лаборатор тикшеренүләрен үткәрү кебек өстәмә хезмәтләр дә күрсәтеләчәк. Проектның гомуми бәясе 344 млн. сум тәшкил итәчәк. Предприятиедә 30 дан артык яңа эш урыны булыр дип көтелә.
«Механик» предприятиесе үз эшчәнлеген «Чистай»индустриаль паркы мәйданчыгында җәелдерәчәк. Компания нефть һәм газ сәнәгате өчен төеннәр компонентлары җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Проектның гомуми бәясе 97 млн.сум булыр дип көтелә, 200 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.
Белешмә. ТОСЭР статусын безнең шәһәр өч ел элек алды. Бу вакыт эчендә аның 24 резидентының инвестицион проектларын тормышка ашыру Чистай икътисадына 736 млн. сум инвестицияләргә, 545 млн. сум капиталь кертемнәрне үзләштерергә, 560 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International