Чистай укучыларына киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеге турында искә төшерәләр

2020 елның 26 декабре, шимбә

Кичә «кышкы каникуллар»оператив-профилактик чарасы башланды.

Аның кысаларында ЮХИДИ бүлеге, «юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрәләр. Укучыларга юл билгеләренең әһәмиятен искә төшерәләр, юл тоту кагыйдәләре, кышкы чорда, караңгы вакытта юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр. Аеруча игътибар югары киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану зарурлыгына юнәлтелә.

- Хөрмәтле ата-аналар! Без көн озынлыгына йогынты ясый алмыйбыз, әмма без машина йөртүчегә автомобильнең куркыныч арага якынлашканчы җәяүлене алдан күреп алу мөмкинлеге бирә алабыз, - дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин. - Балагызның юлда «яктыруы» турында борчылыгыз. Аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу өчен, аны юлда бик сизелерлек итеп ясый торган чаралар күрегез. Кечкенә җәяүленең караңгы киемнәрендә машина йөртүчегә күренми, димәк, бәрелү куркынычы бар дигән сүз. Барыгызга да Имин каникуллар телим!

Сүз уңаеннан

Фараларның якын уты кабызылган машина белән идарә иткәндә, руль артында кеше 25-30 метрга караңгы юлда җәяүлене күреп ала. Бу ераклык 130-140 метрга кадәр арта, соңгысының киемендә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булса.

Ә ерак ут кабызылса, мондый җәяүлене инде 400 метрда күрергә мөмкин булачак. Кыскасы, элек машина йөртүче җәяүлене күргәнче, бәрелү ихтималы да азрак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International