«Ел җитәкчесе» конкурсы лауреатлары арасында Чистай агросәнәгать предприятиесе җитәкчесе билгеләнде

2020 елның 25 декабре, җомга

«Ел җитәкчесе» исеменә икътисадның төрле тармакларындагы 120 предприятие һәм оешма җитәкчесе дәгъва кылды. Быел конкурс лауреатлары 82 номинант булды.

«Ел җитәкчесе» конкурсы - хезмәт коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе-2020»республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне саклый. Республикада масштаблы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, Социаль һәм транспорт инфраструктурасы үсә.

2020 елда үз коллективлары белән бергә югары күрсәткечләргә ирешкән лауреатлар арасында авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре һәм җитәкчеләре дә бар:

Чистай районының "Кама аръягы-Агро" ҖЧҖ директоры Рөстәм Нуретдинов «кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен " номинациясендә.

«Кама аръягы-Агро» предприятиесе бөртекле һәм кузаклы культуралар, көнбагыш һәм рапс үстерү белән шөгыльләнә. 3975 га авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән 3510 га сөрүлек җирләре. 2020 елда җәмгыять тарафыннан 6 350 тонна ашлык җитештерелгән, уңдырышлылык-30,2 ц/га. «Кама аръягы-Агро» нәтиҗәле идарә итүче һәм динамик үсештәге авыл хуҗалыгы предприятиесе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International