Дмитрий Иванов Чистай балалар йортыннан килгән малайның яңа ел хыялын башкарды

2020 елның 25 декабре, җомга

Район башлыгы Алмазны үзенә кунакка чакырды.

Чистай районы башлыгы «Теләкләр чыршысы»акциясенә кушылды. Дмитрий Иванов Чистай балалар йортында тәрбияләнүче малайның хыялын башкарды. 13 яшьлек Алмазга ул гитара бүләк итте. Музыкаль коралны район башлыгы автор-башкаручы Таһир Мөхәммәтов белән бергә тапшырды.

- Сезне, Алмаз, якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Бүләк сиңа ошар дип өметләнәм, һәм син бу музыка коралында бик теләп уйнаячаксың. Уңышлар сиңа! - диде Дмитрий Иванов.

Ә Таһир Мөхәммәтов Алмазны дәресләргә чакырды һәм гитарада уйнарга өйрәтергә вәгъдә бирде.

- Мин Дмитрий Алексеевичка минем хыялымны башкарганы өчен рәхмәтле. Мин инде гитарада берничә көй уйный беләм. Хәзер, яңа корал пәйда булгач, тагын да күбрәк шөгыльләнәчәкмен. Өстәвенә, мине Таһир абый үзе укытачак. Мин бик шат, - диде Алмаз.

Малайның хыялы турында Дмитрий Алексеевич республика «Теләкләр чыршысы»ннан открытканы төшереп белә. Алмаз 1 нче мәктәпнең 7 нче сыйныфында укый. Малай мәктәптә дә, балалар йортында да үткәрелә торган күп кенә чараларда актив катнаша, сүз уңаенда, анда ул балалар үзидарәсе президенты булып тора. Бу көнне Алмаз үзен башлык ролендә дә хис итте. Дмитрий Иванов аңа үз кәнәфиендә утырырга тәкъдим итте, ә малай бик теләп риза булды.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» акциясе «минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылды, ул 2014 елда Татарстанда ирекле инициатива буларак старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International