Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Совет узды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы башлыгы каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының чираттагы утырышы узды. Чара Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов рәислегендә онлайн-режимда узды.

2020 елда үткәрелә торган һәм «2019-2025 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасы кысаларында 2021 елга планлаштырылган чаралар турында мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Салеева сөйләде.

-Барлык мәдәният учреждениеләре дә милли мәдәниятне, милли үзенчәлекне, район территориясендә тарихи урнашкан күпмилләтле җәмгыятьне, аның рухи – әхлакый потенциалын, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итә, - диде Татьяна Ивановна. - Бу ел ТАССР төзелүнең 100 еллыгы билгесе астында узды. Мәдәният учреждениеләре милли иҗтимагый оешмалар, Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясы, иҗади берләшмәләр белән актив эшләде, милли мәдәният айлыкларында катнашты.

Мәдәният учреждениеләре киләсе елда фестивальләр, күргәзмәләр, конкурслар, иҗат кичәләре, концертлар, мастер-класслар һәм башка чаралар үткәрүне планлаштыра.

Чистай җирлекара китапханәсе директоры Елена Курбатова Чистай районында гражданлык бердәмлеген ныгытуга, мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Галимов иҗтимагый оешма эше турында доклад белән чыгыш ясады.

- Безнең иҗтимагый оешма милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә торган күп кенә чараларны тормышка ашыра. Әйтик, 22 июньдә православие-мөселман велоузышы булды. Катнашучылар Чистай-Булдырь-Чистай маршруты буенча 40 чакрымга якын юл уздылар. Июль аенда Чистай епархиясе вәкилләре белән очрашу – тәҗрибә уртаклашу булды, - дип сөйләде Фәрит Галимов. - Борынгы бабаларыбыз безнең өчен бәһасез мәдәни һәм тарихи мирас калдырды, шуңа күрә без фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә дә зур игътибар бирәбез. Әлеге мирас белән таныштырырга, җәмәгатьчелеккә татар халкының күренекле шәхесләре, шәһәребез һәм районның үрнәк гаиләләре, милли мәдәният үсешенә өлеш кертүче кешеләр турында сөйләргә әзерлибез.

Иске Ромашкино авыл җирлегендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту турында аның башлыгы Рәшидә Дәүләтшина сөйләде.

Совет секретаре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы Илфат Мәгыйзов район башлыгы каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Советның алдагы елга эш планы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International