Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы булды. Чикләү чаралары саклануга бәйле рәвештә, чара элеккечә онлайн режимда уза. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Динә Гайзатуллина алып барды.
Аны үткәрү вакытында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Лилия Борһанова узып баручы елда ведомство эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Үз чыгышында ул билгеләп үткәнчә, бу катлаулы ел булуга карамастан, Татарстан Росреестры өчен ул уңышлы булды, чөнки ул куелган барлык масштаблы бурычларны лаеклы рәвештә үти алды. Аерым алганда, Татарстан Росреестры гариза бирүчеләр белән электрон хезмәттәшлеккә йөз процент әзер булуын, шулай ук эшчәнлекне оештыруның югары техник дәрәҗәсен күрсәтте. Моннан тыш, Хисап-теркәү өлкәсендә беренче чираттагы бурычларның берсе - күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрының яңа программа комплексын (ФГИС ЕГРН) гамәлгә кертү һәм өзлексез эшләвен тәэмин итү тулысынча үтәлгән.
Шулай ук Лилия Борһанова дәүләт органы эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен дә әйтеп үтте. Шулай итеп, быел күчемсез милек объектларының барлык төрләренә дә ихтыяҗ зур булды. Әйтик, узган ел белән чагыштырганда, татарстанлылар торак булмаган биналарны 35% ка, җир участокларын - 31% ка, торак биналарны 22% ка сатып алган. 2020 елда Татарстан Росреестрына хокукларны дәүләт теркәвенә алу һәм кадастр исәбенә алу өчен килгән бер миллионнан артык документлар пакеты эшкәртелде.
Киләчәктә хәл ителергә тиешле төп бурычларның берсе булып күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын (ЕГРН) тулы һәм төгәл мәгълүмат белән тутыру буенча «Юл картасы» н тормышка ашыру билгеләнгән. Бу эш РФнең барлык субъектларында да алып барыла. Аны тормышка ашыру кысаларында төрле чаралар каралган, шул исәптән республика дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә, алар арасында, мәсәлән, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларына хокук ияләрен ачыклау һәм кертү буенча масштаблы эш алып барыла.
Иҗтимагый советның әлеге утырышының актуаль темасы шулай ук «дача амнистиясе» н 2026 елның 1 мартына кадәр озайту турында Федераль закон үз көченә керүе булды. Физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева яңартылган «дача амнистиясе» нең үзенчәлекләре турында, күчемсез милекнең кайсы объектларына кагылуы һәм күчемсез милекне гадиләштерелгән тәртип буенча рәсмиләштерү өчен нинди документлар әзерләргә кирәклеге турында җентекләп аңлатты.
Утырыш ахырында Иҗтимагый совет рәисе Динә Гайзатуллина ел дәвамында нәтиҗәле эшләүләре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде, киләсе елга, еш кабатлана торган сорауларны яки Идарә белән хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган проблемаларын ачыклау максатыннан, Кече һәм урта бизнес вәкилләренә анкета үткәрүне планлаштырды. Шулай ук Татарстан Росреестрына актуаль темаларга Instagram да турыдан – туры эфирлар уздырганда күчемсез милек базарында профессиональ катнашучы экспертларны җәлеп итәргә тәкъдим ителде. Иҗтимагый совет утырышын киләсе үткәрү 2021 елның 1 кварталына планлаштырылган.
Игътибарга
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет эшчәнлеге (аның составы, эш планы һ. б.) турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «коллегиаль һәм киңәшмә органнары»өстәмә битендә.