Балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, Яңа ел бүләкләре сайлау мәсьәләләре буенча «кайнар линия».

2020 елның 18 декабре, җомга

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлеге тарафыннан 2020 елның 7 декабреннән 21 декабренә кадәр гражданнарга балалар киеменең, аяк киеменең, уенчыкларның, Яңа ел товарларының, балалар туклануының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге гигиеник таләпләр буенча тематик консультация оештырылачак.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:

- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда-8-8005554943;

-Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлегендә 5-51-50 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 дән 16.00 гә кадәр; җомга: 09.00 дән 14.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International