Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә 93 автомобиль һәм җиде 17 җирле микроавтобус ачкычларын тапшырды.
Алар арасында безнең район вәкилләре дә бар. Чистай районының ике авыл җирлеге башлыкларына автомобиль ачкычлары тапшырылды.
Булдырь авыл җирлеге башлыгы Николай Воляков һәм Данауровка авыл җирлеге башлыгы Венера Садретдинова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа автомобиль ачкычларын алдылар.