Чистай муниципаль районы Советының чираттагы өченче утырышы узды.
Көн тәртибенә барлыгы унөч мәсьәлә чыгарылган иде. Алар районның социаль-икътисади үсешен фаразлауга, аның бюджетына, административ комиссия эшчәнлегенә, Чистай районы Уставына үзгәрешләр кертүгә һәм башкаларга кагылышлы иде.
Чистай районының 2021-2023 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы турында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова сөйләде.
- Тулаем икътисади вәзгыятькә бәя биреп, 2020 ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт күләме 20 миллиард 629 миллион сум булыр дип көтелә. Ел нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән продукция күләме 13 миллиард 409 миллион сум дип бәяләнә. Фаразланган чорда индустриаль парк мәйданчыгында планлаштырылган яңа инвестицион проектлар, шулай ук ТОСЭР резидентлары проектларын гамәлгә ашыру каралган, – диде Ләйсән Кашапова.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова Чистай районының 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджеты турында сөйләде.
- 2021 елда фаразланган керемнәрнең гомуми күләме 1 миллиард 564 миллион тәшкил итте. Аларның 525 миллионы-районның үз керемнәре, бу 33,6 процент тәшкил итә. Башка дәрәҗәдәге бюджетлардан килгән түләүсез акча республика Финанс министрлыгы тарафыннан 1 миллиард 39 миллион сум күләмендә билгеләнде, - дип сөйләде Наталья Карманова.
Үз керемнәренең гомуми суммасыннан төп өлеше физик затлар кеременә салымга карый, елдан-ел бу салымнар бюджет өчен иң мөһим керем чыганагы булып кала, дип билгеләп үтелде.
Чистай районы советының эш планы турында Чистай районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов мәгълүмат бирде.
Депутатлар шулай ук административ комиссия составын расладылар, бертавыштан Чистай районы Уставына үзгәрешләр керттеләр.
Федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, депутатлар советның «Чистай районында муниципаль хезмәт турында»гы карарына үзгәрешләр керттеләр.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Марина Исхакова Чистай районы милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның 2021 елга фараз планы (программасы) турында сөйләде.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы чыгышын тыңлаганнан соң, депутатлар Гаделша һәм Мөслим авыл җирлекләренең генераль планнарын расладылар.