«Казан» агросәнәгать паркы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм акциясен башлады

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Казан» агросәнәгать паркында Яңа ел алды ае дәвамында сәүдә мәйданын арендалау нибары 1 сум тәшкил итә, тагын - ветеринария контроле дә бушлай гамәлгә ашырыла.

“Әлеге акцияне без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм йөзеннән икенче ел рәттән үткәрәбез инде. Чара авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дә, сатып алучыларга да кирәк, ул комплекста республика продукциясе ассортиментын арттыруга һәм Казан халкы өчен яңа фермерлар исемнәрен ачуга юнәлдерелгән. Яңа ел алды көннәрендә азык-төлек базарында товарлар бик күп. Әмма мөстәкыйль җитештерүчеләрнең авыл хуҗалыгы продукциясе һәм алардан эшләнмәләр икътисадый һәм логистика чыгымнары аркасында еш кына киң даирәгә чыгарыла алмый кала. Бу бигрәк тә республиканың ерак районнарына кагыла. Быел декабрьдә без аренда түләвен алмаска булдык һәм республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сату базарын киңәйтү мөмкинлеген бирдек”, - дип аңлатты акциянең асылын «Казан» агросәнәгать паркы” АҖ генераль директоры Олег Власов.

Акция шартлары буенча, комплекска хәзерге вакытта «Казан» агросәнәгать паркында эшчәнлек алып бармый торган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә чакырыла. Акциядә катнашырга теләүчеләр көннән-көн арта, әмма комплекс мөмкинлекләре аркасында урыннарсаны чикле. Акциянең тулырак шартлары белән Агросәнәгать паркы сайтында яки 8(843)-237-64-34 телефоны аша танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International