Чистайлылар янә иң яхшылар!

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

11-13 декабрь көннәрендә Баулы шәһәрендә Рәшит Гыйбәт улы Нәҗметдинов истәлегенә шахмат буенча 28 төбәк турниры узды.

Ярышларда Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән 100 дән артык спортчы катнашты.

Кискен көрәштә, 15 команданы узып, Шәмсетдинов Илнур Рафик улы (Гафиятуллин Фаил, Гайсин Әскәр, Шамгунов Азамат һәм Шәмсетдинов Кәрим) шәкертләре гомумкоманда беренче урынны яуладылар.

Шәхси зачетта беренче урынны Гафиятуллин Фаил алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International