2020 елның 14 декабренә планлаштырылган Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне covid-19 инфекциясенең югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануы сәбәпле күчерелә.
РФ Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча Россия Президенты Идарәсе тарафыннан срокларны күчерү турында Карар кабул ителде. Россия һәм чит ил гражданнарының, гражданлыгы булмаган затларның, гражданнар берләшмәләренең, шул исәптән юридик затларның, йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу шартларында дәүләт органнарына һәм җирле үзидарә органнарына шәхси мөрәҗәгатьләре һәм запрослары белән эшләү буенча Методик рекомендацияләрне куллану тәртибе нигезендә гражданнарны шәхси кабул итүләр үткәрергә тәкъдим ителде.