"Агро Л" терлекчелек комплексында семинар узды

2020 елның 4 декабре, җомга

Бүген "Агро Л" терлекчелек комплексында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү буенча район семинары узды.

РИВЦ белгечләре хайваннарны идентификацияләү ни өчен кирәклеге турында җентекләп сөйләделәр, биркалау һәм мәгълүматларны ведомствога кертү процессын күрсәттеләр. Терлекләрне программага алдан теркәү өчен мәгълүматлар ничек кертелә һ. б. турында сөйләделәр.

Семинар барышында катнашучылар эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү системасының икътисадый нәтиҗәлелеге мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Соңыннан катнашучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International