Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә, 4 декабрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар булачак, ул авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләүгә багышланачак.
Чара барышында катнашучыларга сөйләячәкләр:
- хайваннарны идентификацияләү ни өчен кирәк
- биркалау һәм мәгълүматларны кертү процессы ничек уза?
- терлекләрне алдан теркәү өчен мәгълүматлар ничек кертелә
Укуларда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер буенча теркәлергә кирәк: 88005502441.
Элемтә өчен AGROONLINE шулай ук эшли:
- Сайттагы Чат-бот https://sschool.agropoliya.ru/
- Электрон почта school@agropoliya.ru
Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирәчәк.