Чистай районының алкоголь базарында хәл

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча 148 сәүдә объектында 44 оешма алкогольле продукцияне ваклап сата. Чистай шәһәре буенча алкогольле продукцияне ваклап сату 105 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 43 сәүдә объекты башкара.

2020 елның гыйнвар-октябрь айларында барлыгы 73,7 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 7% ка кимрәк.

Кертелә торган алкогольле продукция буенча сату күләме 7% ка кимегән, кертелә торган аракыны сату узган ел дәрәҗәсендә калган.

Республика җитештергән алкогольле продукция буенча сату – 6% ка, аракы буенча-7% ка кимегән.

Агымдагы елның 10 аенда җан башына алкогольле продукция сату күләме 9,7 л тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 94% тәшкил итә.

Агымдагы елның ун аенда территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 79 тикшерү чарасы үткәрелде.

Тикшерү барышында 65 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 80 очрагы ачыкланды.

Барлыгы 1252,9 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.
Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 2 324 000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International