Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча семинар-киңәшмә үткәрде.
Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды: этика һәм хезмәт тәртибе кодексын куллану; мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар шулай ук коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм таләпләрне үтәүне тәэмин итү буенча Коррупциягә каршы органнар һәм бүлекчәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Эдуард Хәсәнов эшне тәмамлап, безнең максат - район территориясендә барлык юнәлешләр буенча да коррупцион күренешләр булмасын өчен эшләү, дип билгеләп үтте. Без эшебезнең нәтиҗәлелеге белән кызыксынырга тиеш.