Татарстан Президенты алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышын уздырды

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча республикада алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Төп доклад белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре мөстәкыйль рәвештә яки ведомствоара мобиль төркемнәр составында 7 меңгә якын алкоголь базары объектын тикшерде. 2404 хуҗалык итүче субъектта алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә 2933 закон бозу очрагы ачыкланды.

19 мең 120 литрга якын алкогольле һәм спиртлы продукция законсыз әйләнештән алынды. Барыннан да бигрәк Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында продукция тартып алынды. Дәүләт алкоголь инспекциясенең административ материаллары буенча салынган штрафларның гомуми суммасы 41 млн 450 мең сум тәшкил итте.

«Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында бастырылган алкоголь базарында хокук бозулар турында гаризаларны карау дәвам итә. 9 айда 42 муниципаль берәмлектән 1480 мөрәҗәгать бастырылган. Расланган гаризалар өчен гражданнарга 450 мең сум тирәсе түләнде. Закон бозулар турында мәгълүмат 377 мөрәҗәгать буенча расланган. Шулай итеп, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына кергән мөрәҗәгатьләрне карау буенча чараларның нәтиҗәлелеге якынча 25% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International