2020 елның 23 ноябрендә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта 11 административ материал каралды. Беркетмәләрнең төп өлеше Чистай шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән. Шулай ук машина йөртүчеләрнең кагыйдәләр буенча парковкаланмаган очраклары да каралды.
Чистай муниципаль районының административ комиссиясе муниципаль район территориясендә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.