Халыкның медицина хезмәтләренә үтемлелеген яхшырту Чистай муниципаль районында.

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм «Бердәм Россия» эгидасы астында республикада мобиль поликлиникаларда авыл халкына медицина тикшерүләрен үткәрү проекты уңышлы эшләп килә.

Сентябрьдә күчмә медицина комплексы Чистай муниципаль районы авылларында: Данауровка, Чистай Выселокларында һәм Каргалыда булды. Чистай РҮХ җитәкчелеге дәвалау оешмалары белгечләренең үзара хезмәттәшлеге регламентын, бердәм эш графигын һәм тәртибен алдан ук билгеләде. Мөстәкыйль рәвештә сырхауханәгә барып җитә алмаган өлкәннәр һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен махсус транспорт бүлеп бирелде. Беркетелгән территория буенча Чистай районында яшәүчеләргә медицина тикшерүен ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе белгечләре уздырдылар. Моннан тыш, Казан белгечләренә участок табиблары юлламасы буенча Чистай районының якын-тирә авылларыннан пациентлар да җибәрелде, алар кирәкле квалификацияле ярдәм алдылар.

Мобиль сырхауханә заманча медицина аппаратурасы белән җиһазландырылган. Автопоездда пациентларны кабул итү өчен регистратура һәм изоляцияләнгән кабинетлар бар. Мобиль пунктта үз лаборатория комплексы да бар. Кабул итүне кардиолог, невролог, эндокринолог, хирург һәм гинеколог алып бара. Кирәк булганда, тагын да таррак белгеч — офтальмолог, уролог, онколог, гематолог һ.б. ларда да консультация алу мөмкинлеге бар.

25 сентябрьдә Казан белгечләре Каргалы авылында соңгы көнне эшләделәр. Киткәндә рәхмәтле авыл халкы медицина хезмәткәрләренә чәчәкләр тапшырдылар һәм аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

- Безнең өчен, авыл халкы өчен, проект бик кирәк. Дистәләрчә километрга йөрергә кирәк түгел. Автомобильгә кергәндә регистраторлар каршы ала, алар медицина тикшерүе узу процедурасын аңлаешлы итеп аңлаталар. Юллама буенча килде, белгечләр консультациясен алды, ультратавыш тикшеренүе узды һәм миңа табиб-кардиолог яңа билгеләнешләр язды, — дип сөйләде Каргалы авылында яшәүче ханым. Йомгаклау сүзләренә караганда, телемедицина ярдәме белән патологияләр булган вакытта тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен махсус медицина үзәкләренә тапшырачаклар. Кирәк булганда пациентларны алга таба РКХ яки РҮХгә җибәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International